Гыйнварда kzn.ru сайтында .kazan домен турында язып бер хат калдырган идем. Һәм, Казан мэрының приемныйсы (татарчасы ничек була микән? Истикъбәл бүлмәсе, Истикъбале…) җавап кайтарды.

Дөресен әйтим, Татарстан йә татар тел доменын истә тотып, үзем дә Казан домены турында үзем дә бик уйламый идем. Ләкин! Ләкин Татарстандагылар Мәскәүгә карап эш итә, һәм татар тел домены да кайберәүләргә Суверенитет элементы булып күренергә мөмкин.

Шуңа күрә, Татарстан йә татар тел доменын алырга курыксалар, безне Казан домены коткарыр иде. Шул… Шуның өчен генә мөрәҗәгать итеп карадым.

Казан мэр приемныйсында калдырган хат (гафу итегез, урысча инде):

Обращение:

Мы живем в эпоху цифровых технологий  и интернет занимает очень важное место в нашей жизни и как бы его ни пытались принижать, хорошо это илии плохо (это уже др.вопрос) но роль интернета сегодня очень значительна. Особенно в жизни молодежи (15-40 лет). Многие современные города, которые продвигают себя и свой бренд (в направлениях туризма или просто улучшают свой имидж, что влияет на переток населения, рынок недвижимости, и конечно рост туризма)

Continue reading »

Тамгасы:  

Вконтактеда тавыш алу узды (ул дәвам итә), тавышларын 1200 кеше бирде: сорау алу адресы монда . Вконтакте тавыш алу системасы берничә группаларда яки кеше аккаунтларының ыстинәләрендә эленергә мөмкин, хәттә сайтларга да куеп була, ләкин бер кеше бер генә тапкыр тавыш бирә ала.

Сорау: Ничек уйлыйсыз, Казан һәм/яки Татарстан өчен аерым домен кирәкме (мисалга, .tat кебек)?

 

Нәтиҗәләре:

1. Татарстанга да, Казанга да кирәк – 548 (45,7%)

2. Татарстанга кирәк, Казанга кирәкми – 283 (23,6%)

3. Казанга кирәк, Татарстанга кирәкми – 41 (3,4%)

4. Икесенә дә кирәкми – 328 (27,3%)

 

Инфографика (кликабель рәсем – баскач бераз зуррагын карый алырсыз):

Моңа кадәр татар интернетчылардан сорау алынган иде: Алты сорау, Алты җавап.

Шул. Наил Сафиуллин, татар блогеры

Тамгасы:  

Февральның 3-ндә Татарстан мөселманнары Мәүлидүн-Нәби‘не бәйрәм итәләр. Җомга көненә туры килде. Бөтен татарларны һәм башкортларны шул бәйрәм белән котлыйм, һәм сезгә дә бу көнне начар гадәтләрдән арынып Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәлләм Пәйгамбәребезгә охшарга чакырып калам.

Гыйнвар башында Facebook’ны ачтым да, татар домены буенча берничә интервью алдырга булдым. Интервьюда биргән сораулар:

1. Гыйнварның 12-ндә ICANN ширкәтенең New gTLD (яңа доменнар) программасының башланып китүе турында беләсезме?

2. Интернетның халыкара оешмаларда эшли торган ISO-3166-1 стандарты буенча ике хәрефле доменнар бәйсез илләргә генә бирелә, Татарстан исә – өч, дүрт йә күбрәк символлы гына домен ала ала. Сезнеңчә, Татарстанга мондый домен кирәк булырга мөмкинме: Казан өчен (.kazan), татар телен һәм мәдәниятен саклау өчен (.tat), Татарстан Республикасы өчен (.tatarstan)?

3. Бүгенге интернет заманында үз доменлы булу Татарстанга һә Казанга мөһимме? Имидж өчен түләп һәм шулай итеп туризмны үстереп була микән?

4. Казанга .kazan домены йә .kzn домены килешәме?

5. Безнең халкыбыз һәрвакыт иң укымышлылардан саналган, хәттә Карл Фукс безнең бабаларыбызны Аурупа халыклары белән бер рәткә куйган. Рәсәй империясенең галимнәре әйтмешли, татар-башкорт халкын дин һәм мәгърифәт саклап калган. Бүгенге көнне алсак, татар телен, мәдәниятен, менталитетын саклауда һәм торгызуда интернет булыша аламы?

6. «New gTLD» программасының кагыйдәләре буенча тел һәм мәдәни доменнар 185.000 доллар түгел, 47.000 долларга төшәчәк. Аннары, ICANNга ел саен 25.000 доллар түләп торарга кирәк булыр

Continue reading »

Тамгасы:  

Гыйнварның 20-ндә Көльн шәһәренең муниципалитеты администрациягә «Интернет-шәһәре Көльн» концепциясен уйлап чыгарырга кушты. Бу концепция интернеттагы Көльн шәһәренең профилын оптимизацияли һәм Көльнны милли үзәк, интернет-технологияларның һәм инфраструктурасының халыкара үзәге итеп күрсәтә. Гыйнварның 24-ндә инде Концепция әзер иде.
Бу концепция буенча муниципалитет менә бу факторларга игътибар итәчәк:

- Халыктагы интернет-белем;

- Кызу интернетның таралуы;

- Мәгълүмәт һәм гражданлык өлкәләрендә хөкүмәтнең интернеттагы эшен үстерү;

- Интернет иктисадын үстерү;

- Урта классны интернет ноу-хауларны кулланырга кызыксындыру;

- Көльнда яңа эш урыннарын уйлап чыгару һәм интернет мәгърифәтен һәм гыйлемен үстерү (уф, чуаш теленә карамагызчы, алман теленнән тәрҗемәләү бик асат нәрсә түгел икән).

 

Бу концепцияне монда карап була (әлегә алман телендә).

Вәт җәмәгать, алманнар нишли. Безне, IT-башкала итеп позициоләнгән Казан каласына ник шулай ук «Казан Интернет Шәһәре» концепциясен эшләмәскә? Әллә нәрсә түгел бит, куркып ятарга кирәк түгел. Шул ук эшне эшли инде Хөкүмәтебез белән IT-Паркыбыз (каты эшлиләр алар), ләкин шул эшләрен матур итеп, матур тыш кагазьгә төрә алмыйча Казанның һәм Татарстанның IT-концепцияләрен ахырына җиткерә амыйлар кебек… Әллә ни ерак китмәгәндер инде шул Көльннар бездән.

Чыганак

Тамгасы:  

Соңгы вакытта ICANNга каршы бик күп сүз әйтелде, шуларның иң күбесе – ике сүздән торган ширкәтләр иде. Мәсәлән, Hewlett Packard, Coca Cola һәм башкалар… Аларга әлбәттә ике хәрефле gTLD (татарчасы гЮДД була инде – гади Югары Дәрәҗәле Домен) кирәк. Ләкин ICANN кагыйдәләре буенча ике хәрефтән тора торган доменнар ccTLD дип атала, һәм алар ISO 3166 буенча дәүләтләргә генә бирелә.

ICANN’ның тел һәм әдәби доменнар өчен һәм фәкыйрь (хәерче) илләр өчен булган домен бәясен $47.000га хәтле төшергән иде. Өстәрәк язылган каршылыклардан соң ICANN .бренд кебек доменнар өчен дә бәяне $47.000га кадәр төшерде.

Тамгасы:  

Узган яңа 2012-нче еллар белән дуслар!

Башта домен дөньясы турында языйк, ахырда Татарстан өчен туган форсат турында…

Нидерландыларга караган Антиль утраулары таркалып һәм берничә муниципалитетка бүленү аркасында .an доменнары да бетереләчәк. Өчкә бүленгән Антиль утраулары өч яңа домен алачак: башта Кюрасао утравына .cw домены бирелде. Менә күптән түгел генә Сент-Мартен утравы да .cx доменына ия булды. Администраторы – SX Registry (Open Registry һәм Media Fusion ширкәтләрнең уртак оешмасы).

Үктәбердә Дакарда узган ICANN конференциясе DotCities ( .Leipzig , .Hamburg , .Berlin , .Wien , .Paris , .Madrid , .Moscow , .Москва һ.б.) вәкилләрен җыйды. Ошбу доменнар – кайбер шәһәрләрнең үзләрен дөньяда яңадан һәм көчлерәк яктыртасы килүләре, интернетта туристик һәм башка имиджларын һәм брендларын үстереп (бүгенге алга киткән дөнья интернеттан чычкмый бугай) шәһәрләрен алга этәрмәк килүләре сәбәпле уйлап чыгарылган доменнар. Казан үзен Аурупа шәһәре итеп күрәсе килүе һәм интернетта берничек тә эшләмәве бик аяныч. Шунда, безнең мэриябыз .Kazan доменына гариза бирсә, безнең башкалабыз дөньяда үзен рекламалап яктыртып тагын да белгертер иде, һәм Казаныбызга

Continue reading »

 

Узган яңа 2012-нче еллар белән дуслар!

Башта домен дөньясы турында языйк, ахырда Татарстан өчен туган форсат турында…

Нидерландыларга караган Антиль утраулары таркалып һәм берничә муниципалитетка бүленү аркасында .an доменнары да бетереләчәк. Өчкә бүленгән Антиль утраулары өч яңа домен алачак: башта Кюрасао утравына .cw домены бирелде. Менә күптән түгел генә Сент-Мартен утравы да .cx доменына ия булды. Администраторы – SX Registry (Open Registry һәм Media Fusion ширкәтләрнең уртак оешмасы).

Үктәбердә Дакарда узган ICANN конференциясе DotCities ( .Leipzig , .Hamburg , .Berlin , .Wien , .Paris , .Madrid , .Moscow , .Москва һ.б.) вәкилләрен җыйды. Ошбу доменнар – кайбер шәһәрләрнең үзләрен дөньяда яңадан һәм көчлерәк яктыртасы килүләре, интернетта туристик һәм башка имиджларын һәм брендларын үстереп (бүгенге алга киткән дөнья интернеттан чычкмый бугай) шәһәрләрен алга этәрмәк килүләре сәбәпле уйлап чыгарылган доменнар. Казан үзен Аурупа шәһәре итеп күрәсе килүе һәм интернетта берничек тә эшләмәве бик аяныч. Шунда, безнең мэриябыз .Kazan доменына гариза бирсә, безнең башкалабыз дөньяда үзен рекламалап яктыртып тагын да белгертер иде, һәм Казаныбызга

Continue reading »

Тамгасы:  

Сенегалның башкаласында, Дакарда октябрьның 23-сеннән алып 28-нчесенә кадәр ICANN’ның 42-нче очрашуы уза.

Программасын монда укып чыга аласыз.

 

Тамгасы:  

Үзенең 41-нче очрашуында ICANN New gTLD доменнары программасын эшли башлануы турында әйткән иде. Үз доменын теркәргә  теләгән ширкәт йә оешма ICANN-га тиз генә үз гаризасын бирергә тиеш. ICANN гаризаларны 2012-нче елның апреленың 12-сенә кадәр кабул итәчәк дип белдерде.

Тамгасы:  

Әссәламү гәләйкүм җәмагать! Авыл сабантуйлары да 90%-ка узды (берничә төнге сабантуй бар әле), Җыен да узды, әммә Казан сабантуе бар ич әле (25.06.2011). 19-нче июньда Сингапурда ICANN-ның 41-нче очрашуы башланып китте.

татар домены, татарский домен

Бүген, июньнең 20-сендә, интернет исемнәре һәм адреслары өчен җаваплы булган ICANN халыкара оешмасы Сингапурда уза торган 41-нче очрашуда корпорацияләргә (ширкәтләргә димәк) үз доменнарын теркәргә рөхсәт итте. Ниһаять!

Шулай итеп, киләсе елларда интернетта .kamaz, .tatneft :) , .bmw, .microsoft, .google кебек домен исемнәре килеп чыгарга мөмкин. Шул компания вәкилләре .com .net .info .org .ru доменнарын кулланыр урынына үз сайтларын шул домен зоналарында ясарлар дип көтелә.

Үз доменын теркәргә теләгән ширкәт я оешма (бу оешма мәдәни оешма булырга да мөмкин, мәсәлән татар телен үстерү оешмасы) ICANN -га 185 мең доллар түләргә тиеш булачак.

Тамгасы: