Domain Wiki

Доменнар дөньясындагы кирәк мәгълүмәтне викиләштерергә булдык. Шулай итеп Domain Wiki бүлеге барлыкка килде.

Татар яшьләре артта калмасын дип, һәм доменның «д» хәрефен дә белмичә «Татарга домен кирәк!» дип йөрмәсен өчен без домен дөньясының викизациясенә тотынырга булдык.

Domain Wiki - безнекеләргә безнеңчә

Domain Wiki

Домен (домен исеме) – интернетта булган иң мөһим нәрсә. Гәдәттәнчә, домен нинди булса илгә туры килә, я зур оешмага. Доменнар субдоменнарга бүленергә мөмкин, мәсәлән .spb.ru – Санкт-Петербургка туры килә торган .ru доменының субдомены. Субдоменнар икенче, өченчә һ.б. дәрәҗәле домен булырга мөмкин. Шул ук .spb.ru – икенче дәрәҗәле домен. Шул зонада теркәлгән домен өченче дәрәҗәле була инде әлбәттә, мәсәлән – tatarlar.spb.ru – 3-нче дәрәҗәле домен.

TLD (ингл. Top Level Domain) – беренче яки югары дәрәҗәле домен, мәсәлән – .tr, .com, .net, .de, ru…

ccTLD - бәйсез илләргә бирелгән ике хәрефле югары (беренче) дәрәҗәле домен.

gTLD - төрле җирлекләргә, шәһәрләргә, оешмаларга һ.б. бирелә торган югары дәрәҗәле доменнар. Мәсәлән – .com, .net, .cat, .asia, .mobi, .travel, .edu.

New gTLD – Яңа gTLD домен. New gTLD хәрәкәте 2008-дә Парижда узган ICANN очрашуыннан соң башланды. Доменнарны зур оешма-ширкәтләргә һәм җирлекләргә бирергә булдылар.

Домейнер (доменчы) – доменнарны сатып алып сатучы, ягъни доменнар белән эш итүче.

Домен зонасы – башкача әйткәндә бу югары дәрәҗәле домен, мәсәлән- .com

Регистратор - Домен зонасының координацион үзәге партнеры.

Домен исемен төркәү (registration) – домен исемен регистратор сайтында яки аның реселлерының сайтында теркәү. Түләве гәдәттәнчә елга бер мәртәбә алына, кайбер доменнарны теркәгәндә 2 я 3 еллык түләүне кертергә кирәк, ә .ru зонасында теркәгәндә 2 я 3 елга алдан ук түләп булмас – түләү 1 елга гына алына.

Регистрант - домен хуҗасы, аны теркәгән кеше я оешма димәк.

Регфи (ингл. Reg-fee) – яңа доменның теркәү бәясе. Мәсәлән, .ru зонасында доменны сатып алуы 80-нән 600 сумга кадәр төшә.

Доменчык – өченче, дүртенче һ.б. дәрәҗәле домен.

// домен зонасы, домен, доменчык терминнарына төшенер өчен бер-ике мисал китерик:

matbugat.ru – домен / 2-нче дәрәҗәле домен;

zinnur.su – домен / 2-нче дәрәҗәле домен;

chat.bulmas.ru – домен / 3-нче дәрәҗәле домен;

.ru – домен зонасы / югары яки 1-нче дәрәҗәле домен. //

Dns – (аббр-сы: Domain Name System) – сан адресын (IP) хәрефле адреска китерә торган механизм.

ICANN – (аббр-сы: Internet Corporation for Assigned Names and Numbers) – интернеттагы яңа домен исемнәрен бирә торган Интернет-корпорация. Хәзер ICANN протоколларны һәм стандартларны да хәл итә башлады (әүвәл бу эшне IANA оешмасы эшләгән иде).

IANA – (аббр-сы: Internet Assigned Numbers Authority) – интернеттагы сифыр адреслар комитеты.

IP – (ингл. Internet Protocol) – санакның челтәрдәге уникаль адресы, озынлыгы – 4 байт. Гәдәттәнчә, беренче һәм икенче байт – челтәр адресын билгелиләр, өченче байт – челтәрчек (подсеть), дүртенчесе – челтәрчектәге санак адресын күрсәтә. IP 0-дән 255-кә кадәр булган һәм нокта белән аерылган дүрт саннан тора. Мәсәлән: 192.138.0.288.

IDN – (ингл. Internationalized Domain Names) – ASCII-га кермәгән һәм гәдәти латин хәрефләреннән булмаган халыкара домен исемнәре. Мәсәлән – җомга.com, şulpa.net, уфа.рф

PR – PageRank Google (PR Google) – Google эзләү системасы куллана торган 10-баллык сайт яки домен абруйлык рейтингы. Сайтның һәрбер аерым битләренә төрле PR бирелә.

Whois – (кыск. who is who – кем һәм кемнеке) – интернет челтәр кулланучылары өчен ясалган DDN NIC мәгълүмәт базасына мәрәҗәгать итү механизмы. Whois – доменның кемнең кулында булуын күрсәтә.

Private whois – кайбер домен сата торган сайтлар тарафыннан ясалган – доменның хуҗасын күрсәтмичә регистратор ширкәтен һәм аның контактларын гына күрсәтә.

Доменнар аукционы – матур исемле доменнарны сатып алып күп кешегә сату сайтлары. Мисал: Sedo.com, auction.nic.ru.

Домен форумы – домен дөньясына багышланган интернет форумнар: сату, алу, аренда, куллану…

Киберсквооттинг – (ингл. сybersquatting) – «кибер урлау», популяр брендларга туры килгән я охшаган доменнарны сатып алып яңадан сату я ялган сайт ясап куллану (мәсәлән реклам элү я трафик күчерер өчен).

Эскроу – доменны сатканда гарантия булып торган кеше. Сатып алучының акчасы башта аңа күчерелә, һәм домен сатып алучыга эләккәч кенә, эскроу кешесе акчаны сатучыга бирә.

Домен паркингы – сайтсыз булган доменнарны аерым хостингка куеп шуларга реклам элү. SEDO.com һәм NameDrive.com -иң зур домен паркинг сервислары.

Доменны тартып алу – домен хуҗасы вакытында еллык түләвен түләргә өлгермәсә киберсквотерлар аны тиз генә теркәп куялар. Мәшһүр xat.ru татар сайтының домены да шундый урлауга дучар булды.

Реселлер (реселлинг) – рәсми регистраторның партнеры, доменны сатып алучы һәм регистратор арасында тора. Моннан тыш, реселлинг төшенчәсе хостингта да киң кулланыла.

СЕО (ингл. – SEO / «Search Engine Optimization») – эзләү системаларында сайтны өскә этәрү гәмәле. Сайтны Google, Bing, Mail.ru, Yandex-ларда тапсыннар өчен аны эзләвечнең (поисковик) беренче битенә (ТОП) кадәр күтәрергә кирәк. Шул эш белән СЕОчылар мәшгүл.

Серч – СЕОчылар форумы (searchengines.ru). Монда домейнингка багышланган язмалар шактый күп очрый, шуңа күрә домейнерлар (доменчылар) арасында бу форум бик популяр.

ДФ – Рәсәйдәге иң популяр доменфорум. Хуҗасы - Чикагода яшщгщн Алекс иде, соңра ДФны Маул сатып алды.

тИЦ – Яндекс эзләвече куллана торган Циталау Тематик Индексы – Google PR-ның аналогиясе, эзләвечтәге сайтның абруе. Әммә мөһим аермасы бар: Google PR ул сайтның һәрбер битенә, ә тИЦ бөтен сайтка бирелә.

Трансфер – (ингл. transfer) – доменны бер регистратордан икенчесенә күчерү гәмәле.

Пуш (ингл. push) – доменны бер регистратор эчендә бер кулланучыдан икенчесенә (яки бер аккаунттан икенчесенә) күчерү гәмәле.

Дроп (ингл.) – еллык түләвен түләмичә калдырып (кирәкмәс домены булса, яки хуҗасы түләргә онытса һәм башкаларга да бу домен кирәк булмаса) доменның бетүе. Дропка дучар булган домен Регистратор реестрында бетә, әммә киләчәктә аны шулай ук яңа домен кебек теркәп була.

ЯК – (аббр.) Яндекс-каталог. Бүгенге көндә ул каталогка сайтны урнаштыру түләүле (берничә мең сум).

Яша – (сөйләм сүзе) Яндекс (yandex.ru).

Татар домены – татар телен торгызуы өчен кирәкле домен.

3 Responses to Domain Wiki

  1. мәшәАллаһ! шәп эш булды әле бу

  2. соңгы сылтамагыз дөрес түгел:
    Татар домены – татар телен торгызуы өчен кирәкле домен.
    dottat.org урынына dottat.ru язгансыз

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

*

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>