.tat - татар домены

Казан мэриясе доменга «Юк!» ди
Гыйнварда kzn.ru сайтында .kazan домен турында язып бер хат калдырган идем. Һәм, Казан мэрының приемныйсы (татарчасы ничек була микән? Истикъбәл бүлмәсе, Истикъбале…) җавап кайтарды.

Дөресен әйтим, Татарстан йә татар тел доменын истә тотып, үзем дә Казан домены турында үзем дә бик уйламый идем. Ләкин! Ләкин Татарстандагылар Мәскәүгә карап эш итә, һәм татар тел домены да кайберәүләргә Суверенитет элементы булып күренергә мөмкин.

Шуңа күрә, Татарстан йә татар тел доменын алырга курыксалар, безне Казан домены коткарыр иде. Шул… Шуның өчен генә мөрәҗәгать итеп карадым.

Казан мэр приемныйсында калдырган хат (гафу итегез, урысча инде):

Обращение:

Мы живем в эпоху цифровых технологий  и интернет занимает очень важное место в нашей жизни и как бы его ни пытались принижать, хорошо это илии плохо (это уже др.вопрос) но роль интернета сегодня очень значительна. Особенно в жизни молодежи (15-40 лет). Многие современные города, которые продвигают себя и свой бренд (в направлениях туризма или просто улучшают свой имидж, что влияет на переток населения, рынок недвижимости, и конечно рост туризма) начали регистрировать домены верхнего уровня (gTLD – generic Top Level Domain), которые теперь можно зарегистрировать всего за 187.000 долл. (6 млн. рублей) с ценой дальнейшей его эксплуатации 25-50.000 долл./год (0,75 – 1,5 млн.руб), что не так много для бюджета города учитывая его имиджевую и брендовую роль для города -http://dottat.org/dotkzn

В мире уже сформировалось сообщество DotCities, куда вошли часть городов, решившие обзавестись своим доменом. Вот статья (http://info.nic.ru/node/3861), где говорится о парижском домене, для информации. Париж, конечно, великий город, но домены решили зарегистрировать и такие города, как Кельн, Гамбург, Рига, Пермь, Оттава, Афины, и их очень даже можно сравнить с нашей любимой Казанью. Казань (Аллабирса, дай-то Бог) ждет целая цепочка спортивных мероприятий мирового масштаба – Универсиада, Чемпионат по водным видам спорта, и наконец, матчи футбольного Мундиаля-2018. Город посетит много туристов из России и заграницы, и у главным их инструментом изучения нашего города станет интернет. Набирая в гугл «гостиницы Казани» или «Куда пойти в Казани» можно наткнуться на большое кол-во ненужных спамерских и вирусных сайтов. Именно поэтому, чтобы дать возможность получить о своем городе более адекватную информацию и придать своему городу дополнительный имидж в Сети, муниципалитеты городов мира идут на этот шаг – приобретение домена верхнего уровня. Приобретение домена .kazan позволяет Казани создать домены hotels.kazan, banks.kazan, tourism.kazan, museums.kazan, cinema.kazan, auto.kazan, realty.kazan, business.kazan, rubin.kazan и т.д., что автоматически брендирует город в Сети.

Хотелось бы узнать ваше мнение по этому поводу.

Җавап:

Благодарю Вас за проявленную инициативу и за ценные предложения  для повышения имиджа и статуса столицы Республики Татарстан.

Исполнительный комитет г.Казани уделяет большое внимание продвижению города Казани в сети Интернет. Благодаря поддержке Правительства Республики Татарстан и активному сотрудничеству с лидерами ИТ-индустрии в сети Интернет создано значительное количество интернет-ресурсов, посвященных г.Казани.

Вместе с тем, регистрация домена первого уровня в сети Интернет для позиционирования г.Казани в ближайшее время не планируется.

Руководитель Аппарата Исполнительного комитета муниципального образования г. Казань Д.Г.Калинкин

Менә шул…

Исән булыгыз, татар блогеры Наил

Татарстанга домен кирәкме? Тавыш алу (опрос).
Вконтактеда тавыш алу узды (ул дәвам итә), тавышларын 1200 кеше бирде: сорау алу адресы монда . Вконтакте тавыш алу системасы берничә группаларда яки кеше аккаунтларының ыстинәләрендә эленергә мөмкин, хәттә сайтларга да куеп була, ләкин бер кеше бер генә тапкыр тавыш бирә ала.

Сорау: Ничек уйлыйсыз, Казан һәм/яки Татарстан өчен аерым домен кирәкме (мисалга, .tat кебек)?

Нәтиҗәләре:

1. Татарстанга да, Казанга да кирәк – 548 (45,7%)

2. Татарстанга кирәк, Казанга кирәкми – 283 (23,6%)

3. Казанга кирәк, Татарстанга кирәкми – 41 (3,4%)

4. Икесенә дә кирәкми – 328 (27,3%)

Инфографика (кликабель рәсем – баскач бераз зуррагын карый алырсыз):

Моңа кадәр татар интернетчылардан сорау алынган иде: Алты сорау, Алты җавап.

Шул. Наил Сафиуллин, татар блогеры

Татар домен Интервьюсы: Алты сорау, Алты җавап
Февральның 3-ндә Татарстан мөселманнары Мәүлидүн-Нәби‘не бәйрәм итәләр. Җомга көненә туры килде. Бөтен татарларны һәм башкортларны шул бәйрәм белән котлыйм, һәм сезгә дә бу көнне начар гадәтләрдән арынып Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәлләм Пәйгамбәребезгә охшарга чакырып калам.

Гыйнвар башында Facebook’ны ачтым да, татар домены буенча берничә интервью алдырга булдым. Интервьюда биргән сораулар:

1. Гыйнварның 12-ндә ICANN ширкәтенең New gTLD (яңа доменнар) программасының башланып китүе турында беләсезме?

2. Интернетның халыкара оешмаларда эшли торган ISO-3166-1 стандарты буенча ике хәрефле доменнар бәйсез илләргә генә бирелә, Татарстан исә – өч, дүрт йә күбрәк символлы гына домен ала ала. Сезнеңчә, Татарстанга мондый домен кирәк булырга мөмкинме: Казан өчен (.kazan), татар телен һәм мәдәниятен саклау өчен (.tat), Татарстан Республикасы өчен (.tatarstan)?

3. Бүгенге интернет заманында үз доменлы булу Татарстанга һә Казанга мөһимме? Имидж өчен түләп һәм шулай итеп туризмны үстереп була микән?

4. Казанга .kazan домены йә .kzn домены килешәме?

5. Безнең халкыбыз һәрвакыт иң укымышлылардан саналган, хәттә Карл Фукс безнең бабаларыбызны Аурупа халыклары белән бер рәткә куйган. Рәсәй империясенең галимнәре әйтмешли, татар-башкорт халкын дин һәм мәгърифәт саклап калган. Бүгенге көнне алсак, татар телен, мәдәниятен, менталитетын саклауда һәм торгызуда интернет булыша аламы?

6. «New gTLD» программасының кагыйдәләре буенча тел һәм мәдәни доменнар 185.000 доллар түгел, 47.000 долларга төшәчәк. Аннары, ICANNга ел саен 25.000 доллар түләп торарга кирәк булыр. Доменны эшләтеп бару өчен ел саен 25.000 доллар кирәк булыр дип көтелә, димәк – елына 50.000 доллар. Бәясен (47.000) кушсак – 100.000 доллар яки 3 млн. сум булып чыга. Бу – тел һәм мәдәни .tat домены турында. .kazan йә .tatarstan домены 185.000 долларга төшәчәк.

Сезнеңчә, монда язылган акчалар – зур акчамы һәм Татарстан аны күтәрә алыр микән?

Җаваплар:

Данил Сафаров (matbugat.ru, tatpressa.ru һ.б., @Dsafarov):

1. Әлбәттә.

2.  Артык булмас, дип уйлыйм.

3. Әйе, бу адымның практик әһәмиятеннән бигрәк, имидж ягы мөһимрәк.

4. Татарларга сайлау мөмкинлеге бирсәң, үзара ызгышып бетәргә дә мөмкиннәр. ))) Миңа .kzn дигәне күбрәк ошый. Һәр кешенең үз фикере. Гәрчә, географик атаманы 3 тартык белән билгеләү “Казан феномены” вакытыннан килә. Ул чакта күпчелек җинаятьчел төркемнең атамалары болай иде: SVR – “cеверка”, SRD – “средний двор” һ.б. Хәзер kzn дигән сүзне ишеткәч, як-ягыма борылып карап куям ))))

5. Әлбәттә! Төп объектив фактор шул: татар бөтен дөнья буйлап ТАРАЛГАН. Ә интернет аны берләштерә ала. Гомумән, кечкенә милләтләр (кайбер очракта хәтта үлеп баручы милләтләр) өчен интернет ул тарихны, телне, мирасны, менталитетны саклап калу чарасы.

6. Бу имиджга инвестиция дидек бит. Димәк, икътисадчылар теле белән әйткәндә, “озын акчалар”. “Озын акчалар” ул суга салдым да оныттым түгел, алар үз үзен кайтара, әмма шактый зур вакыттан һәм урау юллар белән. Әлбәттә, бухгалтерия балансында бу чылбырны күрә алмассың. Республикабызның зур спортка түккән чыгымнары да “озын акча” бит. Кайсы бухгалтерия күрсәтә аны шушы вакыт эчендә алган керемнәр зур спортка киткән чыгымнарны каплады дип? ..

Раил Гатауллин (Belem.ru):

1. Әлбәттә, беләм.

2. .tat домены беренче чиратта булырга тиеш. Калган доменнар күбрәк булган саен, Татарстанның интернет челтәрендә позициясе дә ныграк була бара.

3. Мөһим. Бу имидж һәм туристларга якын булудан бигрәк, мәгълүмати Интернет тирәлегендә үз урыныңны алу белән бәйле. Татарстанның һәм татар халкының үз алфавиты, үз тарихы, үз мәдәнияте, үз ресурслары бар. Әлеге ресурслар инде бүгенге көндә үк «виртуаль Татнет» тәшкил итәләр. Хәзерге вакытта әлеге «Татнет»ның чикләре юк – Америка татарлары, фин татарлары, Австралия татарлары һ.б. татарлар ясаган сайтлар да әлеге Татнетның бер өлеше булып торалар. Әмма ләкин, Татнетның конкрет домены булган очракта гына, аны реаль челтәр тирәлеге дип атарга мөмкин булачак. Мондый домен булу Татнетта эзләү, Татнет каталогын булдыру, әхлак һәм иман кануннарына туры килгән Татнет будыру мөмкинлеген бирәчәк.

4. Әлеге сорауны Казан мэриясе хәл итәргә тиеш дип уйлыйм. Бары тик алар кызыксынган очракта гына мондый домен эшли башларга мөмкин.

5. Бу сорау бер ун елга соңгарган. Бүгенге көндә Интернет челтәрендә belem.ru порталы ярдәмендә генә дә мәгариф өлкәсен һәм татар телендә белем бирүче укытучыларның хезмәтләрен яктырткан дистәләгән сыйфатлы сайт калкып чыкты. Алар инде бүгенге көндә күп кенә рус телле аналогларны узып киттеләр, Халыкара бәйгеләрдә катнашып һәм җиңеп киләләр. Ә укучылар белән эшләү, башка укытучылар белән тәҗрибә алышуда бу сайтларның әһәмияте әйтеп бетергесез.

6. Әлеге сорау буенча без инде эш башлап җибәрдек. Хөкүмәтебез җитәкчелеге ярдәмен ала алсак, бу – булырдай эш. Эш аны алуда гына түгел, ә киләчәктә дә тиешле дәрәҗәдә алып бару. Алга карап план корырга һәм теләгәннәргә ирешергә кирәк!

Рузиль Мухутдинов (Булмас.ру – Татар сәхнәсе сайты №1):

Бу эйбергэ куптэн кул селтэдем инде. Без кирэк дип санап йоргэн вакытта безгэ ярдэм итэргэ телэуче булмады. Хэзер анын шартларын да онытып бетердем инде. Минемчэ, монын белэн Президент аппараты шогыллэнергэ тиеш. Лэкин ни гажэп теманы кутэргэн кеше куренми. Ул гына да тугел, бу теманы махсус эйлэнеп утэлэр. Элбэттэ, домен хичшиксез кирэк. Нинди домен булуы мохим тугел tat-мы, tatar-мы.

Эмма туризмны устерудэ доменнын ярдэмен курмим. 3млн сум дэулэт очен токерек. Турэлэрнен оендэге икенче этажга менэ торган баскычнын бэясе дэ аннан кыйммэтрэк тора. Эстрада йолдызлары да узлэренен имиджлары очен елына дистэлэрчэ кубрэк акча тоталар.

Дэулэт узенен мэдэниятен устеругэ 2-3 млн сум таба алмый икэн, андый дэулэтне бик кызганам. Элеге мэсьэлэ акчага гына терэлеп калган очракта, дэулэткэ узем биреп торам, эжэткэ. Эз-эзлэп кайтарыр.

P.S.  .ruzil дигэн домен купме тора икэн?

Ленар Амирханов (@slaid89, Рәсәйнең иң популяр СЕО-блогерларының һәм манимейкерларының берсе):

1. Әйе, бу яңалыкны интернетта берничә мәртәбә күргән идем.

2.Татарстанга .tat доменын бирсәләр бик шәп булыр иде. Доменнар күп булырга тиеш түгел дип уйлыйм, минемчә, .kazan һәм .tatarstan да булса, супер, ләкин чынлыкта .tat домены да җитәчәк.

3. Татарстанга доменлы булу – гадәти күренеш дип уйлыйм. Нигә юк? Һәм ул республикабызның имиджын да күтәрергә тиеш.

4. Казанга .kazan домены йә .kzn домены килешәме? Мәсәлән hotels.kzn яки hotels.kzn матурракмы?Повторюсь. Я не считаю необходимым наличие своего домена для каждого города. Слишком большое количество обиходных доменов внутри одной страны имеет больше минусов, чем плюсов.

Һәр шәһәрнең аерым домен алуының кирәге юк дип саныйм, кабат әйтәм. Бер ил эчендә булган доменнарның күп саны – кимчелек.

5. Безнең халкыбыз һәрвакыт иң укымышлылардан саналган, хәттә Карл Фукс безнең бабаларыбызны Аурупа халыклары белән бер рәткә куйган. Рәсәй империясенең галимнәре әйтмешли, татар-башкорт халкын дин һәм мәгърифәт саклап калган. Бүгенге көнне алсак, татар телен, мәдәниятен, менталитетын саклауда һәм торгызуда интернет булыша аламы?К сожаленью, роль Инт ернета в культуру татарского языка на сегодня очень низкая. Надеюсь, с каждым годом ситуация будет только меняться в лучшую сторону.

Кызганычка каршы, татар мәдәниятенә бүгенге интернетның тәэсире юк диярлек. Ләкин бу күренеш елдан елга әйбәт якка үзгәрәчәк дип өметләнәм.

6. Татарстан әллә-нинди авыр һәм кыйбат проектларны күтәрә. Ләкин сорауны башкача куерга кирәк: Казан Кремле Татар интернетына акча бирә алачакмы? Ышанмыйм…

Нурулла Гариф (тарихчы) җавабы бик кыска   , ләкин информатив булды:

1. Әйе

2. Мөмкин

3. Мөһим

4. Казан – килешә

5. Әйе

6. Әйе. Бу аның бурычы.

Альберт (Казан Университеты, ВМК студенты, Python-программчысы):

1. Юк, белми идем.

2. Мина калса, Татарстанга мондый домен кирәк булырга мөмкин. Татар теле хэзерге вакытта сирэк кулланыла, моны кисету очен, домен кулланыла ала дип уйлыйм.

3. Бугенге интернет заманында үз доменлы буллу, элбэттэ, мөһим, беренче ваккытта имидж өчен. Лэкин туризм белэн домен арасында элемтэ булуы турында мин чиклэнлэм.

4. Казанга .kazan домены килешә дип уйлыйм.

5. Элбэттэ булыша ала. Хэзерге вакытта, кешелэрнен кубесе интернет кулана, татар кешелэре дэ монда керэ, татар сайтлары кубэйсэ, татарлар узенен телен кубрэк кулана ала.

6. Минемчә, монда язылган акчалар – зур акча тугел һәм Татарстан аны күтәрә ала.

Артур Карамов (tazbash.ru сайты авторы):

1. Юк.

2. Татарстанга, минемчә, бар тик бер генә домен – tat домены – кирәк булырга мөмкин. Анысы да әле икеле. Шәһәр өчен дә, тел өчен дә, республика өчен дә, гомумән татарлар өчен шул бер домен артыгы белән җитәчәк. Домены булдыру гына түгел, аны тутырырга да кирәк бит әле.

3. Бөтенләй дә мөһим түгел. Шулай да Татарстанның үз доменын булдыруга мин уңай карыйм. Икътисади яктан булмаса да, һичъюгы мактанырга тагын бер сәбәп. Ә Казан доменына килгәндә – бу юкка акча исраф итү. Сезнең кайсы да булса берәр шәһәрнең домены турында ишеткәнегез бармы? Минем юк.

4.Икесе дә матур, шулай ук hotels.tat яки hotels.kzn.ru дан артык аермасын күрмим. Барыбер күпчелек кеше бу сайтка Яндекс/Гугл аша керәчәк һәм алар сайтның исеменә битараф булачак.

5. Булыша ала. Алай гына да түгел, ул бу вазифаны башкара башлады инде. Ләкин мин бу вазифаның доменнарга бәйләнешен бик чикле дип саныйм.

6. Акчаны әһәмиятле тоту ягыннан карасак – зур. Һичьюгы бер домен да җитәчәк. Бу акчаны доменга түгел ә бер-ике яхшылап ясалган сайтка түксәң әһәмияте күпкә югарырак булачак. Кеше бит интернетта үзен кызыксындырган мәгълүмат эзли, ә матур исемле сайтлар түгел.

Рөстәм Хайруллин (@mckhayr Татар Сайтлары Каталогы):

1. Әйе, беләм. Бу турыда берничә сайттан укыдым.

2. Татарстан һәм, гомумән, татар милләте өчен .tat доменын бик кирәк дип саныйм. Ә .kazan, .tatarstan кебек доменнарга килгәндә, аларын артык мөһимгә санамыйм.

3. Үз домены булу милләткә генә файда китереп калмыйча, Татарстанны тагын да танытуга бер адым булачак. Имидж өчен дә, туризмны үстерү өчен дә яңа домен алу өстәмә мөмкинлекләр ачачак.

4. Минемчә, әлеге доменнарның берсе дә Казан өчен дөрес түгел. Чын татар телендә латин графикасында шәһәрнең исеме Qazan буларак языла. Халыкара аренага да шушы исемне чыгарасы иде, ә урысчалатылган Kazan исемен түгел.

5. Һичшиксез булыша ала. Бүгенге көндә бар нәрсә дә интернет аша башкарыла: кирәкле мәгълүмат табу, аралашу, төрле түләүләр башкару һ.б. Мәгълүмат таратуда радио-телевидение, гәҗит-журналларның әһәмияте көннән-көн кими бара.

6. Бу әз акча түгел. Тик русчалатып әйтсәк, «Цель оправдывает средства». Татарстан аны күтәрә алачак. Бары тик гариза биргәндә географик домен дип санамасыннар өчен, Бөтендөнья Татар Конгрессы исеменнән бирергә кирәк.

Руслан Айсин (@arslanmin, Татар Яшьләре Конгрессы Рәисе):

1. эйе, белэм!

2. безнен очен – tat дигэн домен туры килэ. Ул бер булырга тиеш минемчэ.

3. Беренчедэн, татар жэмэгэтчелеге домен мэсьэлэсен 10 елдан артык кутэреп бара, конкрет проектлар, планнар да эзерлэнде бу хакта. Ул активистларны мин белэм, алар яхшы специалистлар, милли жанлы бэндэлэр.Икенчедэн, домен безнен очен ул символик эйбер, байрак, республикабыз кебек. Ул дэулэтчелегебезнен бер элементы булырга тиеш. Оченчедэн, имидж очен дэ файдасы булыр.

4. мина калса доменные исеме озын булырга тиеш тугел. Казаныбызга .kzn домены килешэ.

5. Бугенге доньяда интернет челтэренен эхэмияте гаять зур. Барлык мэгълумат диярлек шунда тупланган, аралашу да хэзер виртуаль челтэргэ кучэ, ул зур момкинлеклэрне ача. Халкыбыз ботен доньяга таралган хэм интернет безне берлэштерэ: без еракта яшэгэн миллэттэшлэребез белэн аралаша алабыз, хэбэрдэ торабыз, уртак планнар, чаралар кырабыз. Элек андый момкинлек юк иде.

6.минемчэ Татарстан очен бу эллэ нинди зур акча тугел. Без бер спортсменга хезмэт хакын елына кубрэк тулибез. Тел, мэдэнияткэ килгэндэ акча жэллисе юк. Рухи байлык, матди байлыктан остенрэк тора. Миллэтебез эше – изге эш!

Менә шул…

Бу көннәрдә домен кирәклеге турында булган тавыш бирү нәтиҗәләре белән таныштырырмын.

Татар домен сайты өчен, Наил Сафиуллин

Köln (Cologne) каласы «Интернет-Шәһәр» концепциясен уйлап чыгарды
Гыйнварның 20-ндә Көльн шәһәренең муниципалитеты администрациягә «Интернет-шәһәре Көльн» концепциясен уйлап чыгарырга кушты. Бу концепция интернеттагы Көльн шәһәренең профилын оптимизацияли һәм Көльнны милли үзәк, интернет-технологияларның һәм инфраструктурасының халыкара үзәге итеп күрсәтә. Гыйнварның 24-ндә инде Концепция әзер иде.

Бу концепция буенча муниципалитет менә бу факторларга игътибар итәчәк:

- Халыктагы интернет-белем;

- Кызу интернетның таралуы;

- Мәгълүмәт һәм гражданлык өлкәләрендә хөкүмәтнең интернеттагы эшен үстерү;

- Интернет иктисадын үстерү;

- Урта классны интернет ноу-хауларны кулланырга кызыксындыру;

- Көльнда яңа эш урыннарын уйлап чыгару һәм интернет мәгърифәтен һәм гыйлемен үстерү (уф, чуаш теленә карамагызчы, алман теленнән тәрҗемәләү бик асат нәрсә түгел икән).

Бу концепцияне монда карап була (әлегә алман телендә).

Вәт җәмәгать, алманнар нишли. Безне, IT-башкала итеп позициоләнгән Казан каласына ник шулай ук «Казан Интернет Шәһәре» концепциясен эшләмәскә? Әллә нәрсә түгел бит, куркып ятарга кирәк түгел. Шул ук эшне эшли инде Хөкүмәтебез белән IT-Паркыбыз (каты эшлиләр алар), ләкин шул эшләрен матур итеп, матур тыш кагазьгә төрә алмыйча Казанның һәм Татарстанның IT-концепцияләрен ахырына җиткерә амыйлар кебек… Әллә ни ерак китмәгәндер инде шул Көльннар бездән.

Чыганак

ICANN New gTLD программасыны үзгәртү кертте
Соңгы вакытта ICANNга каршы бик күп сүз әйтелде, шуларның иң күбесе – ике сүздән торган ширкәтләр иде. Мәсәлән, Hewlett Packard, Coca Cola һәм башкалар… Аларга әлбәттә ике хәрефле gTLD (татарчасы гЮДД була инде – гади Югары Дәрәҗәле Домен) кирәк. Ләкин ICANN кагыйдәләре буенча ике хәрефтән тора торган доменнар ccTLD дип атала, һәм алар ISO 3166 буенча дәүләтләргә генә бирелә.

ICANN’ның тел һәм әдәби доменнар өчен һәм фәкыйрь (хәерче) илләр өчен булган домен бәясен $47.000га хәтле төшергән иде. Өстәрәк язылган каршылыклардан соң ICANN .бренд кебек доменнар өчен дә бәяне $47.000га кадәр төшерде.

Гыйнварның 12-ндә New gTLD программасы башланып китә
Узган яңа 2012-нче еллар белән дуслар!

Башта домен дөньясы турында языйк, ахырда Татарстан өчен туган форсат турында…

Нидерландыларга караган Антиль утраулары таркалып һәм берничә муниципалитетка бүленү аркасында .an доменнары да бетереләчәк. Өчкә бүленгән Антиль утраулары өч яңа домен алачак: башта Кюрасао утравына .cw домены бирелде. Менә күптән түгел генә Сент-Мартен утравы да .cx доменына ия булды. Администраторы – SX Registry (Open Registry һәм Media Fusion ширкәтләрнең уртак оешмасы).

Үктәбердә Дакарда узган ICANN конференциясе DotCities ( .Leipzig , .Hamburg , .Berlin , .Wien , .Paris , .Madrid , .Moscow , .Москва һ.б.) вәкилләрен җыйды. Ошбу доменнар – кайбер шәһәрләрнең үзләрен дөньяда яңадан һәм көчлерәк яктыртасы килүләре, интернетта туристик һәм башка имиджларын һәм брендларын үстереп (бүгенге алга киткән дөнья интернеттан чычкмый бугай) шәһәрләрен алга этәрмәк килүләре сәбәпле уйлап чыгарылган доменнар. Казан үзен Аурупа шәһәре итеп күрәсе килүе һәм интернетта берничек тә эшләмәве бик аяныч. Шунда, безнең мэриябыз .Kazan доменына гариза бирсә, безнең башкалабыз дөньяда үзен рекламалап яктыртып тагын да белгертер иде, һәм Казаныбызга багышланган сайтлар да .kazan домен зонасында булып аңа тагын да күбрәк туристлар китерер  иде һәм шөһрәт бирер иде:

Мәскәү исә үзенә ике домен алмакчы. Шуның өчен Мәскәүгә Род Бэкстром (ICANNның президенты) һәм Дҗон Садовски (ICANNның идәрә агъзәсе) исемле кешеләр дә чакырылды. Алар белән Рәсәй Федерациясенең «Интернет технологияләрен һәм инфраструктурасын Үстерүэнә Булышу Фонды» башы Александр Попов һәм Мәскәүнең «Башкала Мәгълүмәт Технологияләре Департаменты»ның башы Артем Ермолаев очрашты һәм аларга .MOSCOW һәм .МОСКВА домен проектлары презентацияләнде. Рәсәй Федерациясендә Мәскәүдән тыш берничә шәһәр доменга кызыгып тора, шуларның берсе Пермь. Пермьның хөкүмәте .ПЕРМЬ доменына гариза бирергә булды. Казан IT-үзәк дип саналса да, ләкин нишлисең инде, Татарстаныбызга күп файда китергән IT-паркыбызда андый кешеләр юк, юк, юк…

Яңа ел килүе белән доменчылар өчен бер олуг вә зур шатлык бар быел: гыйнварның 12-сендә ICANN оешмасы New gTLD кампаниясен ачып җибәрә.

Австралиянең Виктория һәм Яңа Көньяк Уэльс вилаятьләре (провинцияләре) яңа gTLD-доменнарын буенча тендер ясаганнар. Тендер шартлары буенча яңа дүрт gTLD доменнарны ясау һәм эшләтү кирәк булачак. Мондый эшне домен регистратуралары эшли. Һәм шул дүрт домен өчен яңа регистратура ясар урынына, экономия сәбәпле әлеге эш башка доменнарны эшләтә торган регистратуралар өчен каралган. 12.01.2012-ндә New gTLD тәрәзәсе ачылгач, Австралия .SYDNEY , .MELBOURNE , .VICTORIA , .NSW (New South Walles) доменнарына гариза бирәчәк. Австралия хөкемәте бу эшкә Сидней һәм Мельбун шәһәрләрен, Виктория һәм Яңа Көньяк Уэльс вилаятьләрен туризм һәм имидж яктан алга этәрү өчен керешә. Доменнарны сатып алу мөмкинлеге беренчедән шул шәһәр һәм вилаятьләрдә яшәүчеләргә биреләчәк дип көтелә.

Гыйнварның башында старт алачак New gTLD кампаниясе бөтен домен дөньясын кайнатып җибәрде: яңа домен гаризачылары күп булыр дип көтелә: шуның нәтиҗәсендә 2013-2014-нче елларда яңа коммерц һәм җәгърафи доменнар, мәдәни вә тел доменнары, шәһәр һ.б. доменнары ясалачак. Guardian фикеренчә, яңа gTLDлар саны 1500-гә җитәчәк (имеш): 80% .бренд домен төре, 10% – геодоменнар һәм 10% .һөнәр йә .фикер төрендәге доменнар. Ярар, карарбыз

Яңа gTLDлар:

Яңа gTLD доменнары буенча нинди саннарны белергә кирәк (инфографика):

ICANN шул зур эш башлар алдыннан ярдәм программасын ачты. Бу ярдәм фәкыйрь илләргә һәм тел-мәдәни оешмаларга биреләчәк. Гади гаризачыларга домен бәясе 185 мең долларга төшсә, ярдәм ителгән оешмалар 47 мең доллар гына түлиләр (1,5 млн. сум). Моннан тыш, ICANN шарты буенча бу оешмаларны хөкүмәт йә домен регистраторлары да акчалата ярдәм күрсәтә алачак.

Димәк, Татарстанда ниндидер «Татар телен һәм мәдәниятен саклау» оешмасы булса (алар җитәрлек) һәм ул ICANNга татар теле доменына гаризасын бирсә, домен бәясе безнең өчен 47 мең долларга төшү ихтимал. «Менә кайда икән аның хикмәте!» дигән ди Хуҗа Нәсретдин.

Тагын яңа еллар белән котлап, Татарский домен, татар домен сайты өчен, татар блогеры Наил Сафиуллин

Гыйнварның 12-ндә New gTLD программасы башланып китә
Узган яңа 2012-нче еллар белән дуслар!

Башта домен дөньясы турында языйк, ахырда Татарстан өчен туган форсат турында…

Нидерландыларга караган Антиль утраулары таркалып һәм берничә муниципалитетка бүленү аркасында .an доменнары да бетереләчәк. Өчкә бүленгән Антиль утраулары өч яңа домен алачак: башта Кюрасао утравына .cw домены бирелде. Менә күптән түгел генә Сент-Мартен утравы да .cx доменына ия булды. Администраторы – SX Registry (Open Registry һәм Media Fusion ширкәтләрнең уртак оешмасы).

Үктәбердә Дакарда узган ICANN конференциясе DotCities ( .Leipzig , .Hamburg , .Berlin , .Wien , .Paris , .Madrid , .Moscow , .Москва һ.б.) вәкилләрен җыйды. Ошбу доменнар – кайбер шәһәрләрнең үзләрен дөньяда яңадан һәм көчлерәк яктыртасы килүләре, интернетта туристик һәм башка имиджларын һәм брендларын үстереп (бүгенге алга киткән дөнья интернеттан чычкмый бугай) шәһәрләрен алга этәрмәк килүләре сәбәпле уйлап чыгарылган доменнар. Казан үзен Аурупа шәһәре итеп күрәсе килүе һәм интернетта берничек тә эшләмәве бик аяныч. Шунда, безнең мэриябыз .Kazan доменына гариза бирсә, безнең башкалабыз дөньяда үзен рекламалап яктыртып тагын да белгертер иде, һәм Казаныбызга багышланган сайтлар да .kazan домен зонасында булып аңа тагын да күбрәк туристлар китерер  иде һәм шөһрәт бирер иде:

Мәскәү исә үзенә ике домен алмакчы. Шуның өчен Мәскәүгә Род Бэкстром (ICANNның президенты) һәм Дҗон Садовски (ICANNның идәрә агъзәсе) исемле кешеләр дә чакырылды. Алар белән Рәсәй Федерациясенең «Интернет технологияләрен һәм инфраструктурасын Үстерүэнә Булышу Фонды» башы Александр Попов һәм Мәскәүнең «Башкала Мәгълүмәт Технологияләре Департаменты»ның башы Артем Ермолаев очрашты һәм аларга .MOSCOW һәм .МОСКВА домен проектлары презентацияләнде. Рәсәй Федерациясендә Мәскәүдән тыш берничә шәһәр доменга кызыгып тора, шуларның берсе Пермь. Пермьның хөкүмәте .ПЕРМЬ доменына гариза бирергә булды. Казан IT-үзәк дип саналса да, ләкин нишлисең инде, Татарстаныбызга күп файда китергән IT-паркыбызда андый кешеләр юк, юк, юк…

Яңа ел килүе белән доменчылар өчен бер олуг вә зур шатлык бар быел: гыйнварның 12-сендә ICANN оешмасы New gTLD кампаниясен ачып җибәрә.

Австралиянең Виктория һәм Яңа Көньяк Уэльс вилаятьләре (провинцияләре) яңа gTLD-доменнарын буенча тендер ясаганнар. Тендер шартлары буенча яңа дүрт gTLD доменнарны ясау һәм эшләтү кирәк булачак. Мондый эшне домен регистратуралары эшли. Һәм шул дүрт домен өчен яңа регистратура ясар урынына, экономия сәбәпле әлеге эш башка доменнарны эшләтә торган регистратуралар өчен каралган. 12.01.2012-ндә New gTLD тәрәзәсе ачылгач, Австралия .SYDNEY , .MELBOURNE , .VICTORIA , .NSW (New South Walles) доменнарына гариза бирәчәк. Австралия хөкемәте бу эшкә Сидней һәм Мельбун шәһәрләрен, Виктория һәм Яңа Көньяк Уэльс вилаятьләрен туризм һәм имидж яктан алга этәрү өчен керешә. Доменнарны сатып алу мөмкинлеге беренчедән шул шәһәр һәм вилаятьләрдә яшәүчеләргә биреләчәк дип көтелә.

Гыйнварның башында старт алачак New gTLD кампаниясе бөтен домен дөньясын кайнатып җибәрде: яңа домен гаризачылары күп булыр дип көтелә: шуның нәтиҗәсендә 2013-2014-нче елларда яңа коммерц һәм җәгърафи доменнар, мәдәни вә тел доменнары, шәһәр һ.б. доменнары ясалачак. Guardian фикеренчә, яңа gTLDлар саны 1500-гә җитәчәк (имеш): 80% .бренд домен төре, 10% – геодоменнар һәм 10% .һөнәр йә .фикер төрендәге доменнар. Ярар, карарбыз

Яңа gTLDлар:

Яңа gTLD доменнары буенча нинди саннарны белергә кирәк (инфографика):

ICANN шул зур эш башлар алдыннан ярдәм программасын ачты. Бу ярдәм фәкыйрь илләргә һәм тел-мәдәни оешмаларга биреләчәк. Гади гаризачыларга домен бәясе 185 мең долларга төшсә, ярдәм ителгән оешмалар 47 мең доллар гына түлиләр (1,5 млн. сум). Моннан тыш, ICANN шарты буенча бу оешмаларны хөкүмәт йә домен регистраторлары да акчалата ярдәм күрсәтә алачак.

Димәк, Татарстанда ниндидер «Татар телен һәм мәдәниятен саклау» оешмасы булса (алар җитәрлек) һәм ул ICANNга татар теле доменына гаризасын бирсә, домен бәясе безнең өчен 47 мең долларга төшү ихтимал. «Менә кайда икән аның хикмәте!» дигән ди Хуҗа Нәсретдин.

Тагын яңа еллар белән котлап, Татарский домен, татар домен сайты өчен, татар блогеры Наил Сафиуллин

Дакарда ICANN’ның 42-нче очрашуы уза
Сенегалның башкаласында, Дакарда октябрьның 23-сеннән алып 28-нчесенә кадәр ICANN’ның 42-нче очрашуы уза.

Программасын монда укып чыга аласыз.

Гаризалар 12.04.2012-кә кадәр кабул ителәчәк
Үзенең 41-нче очрашуында ICANN New gTLD доменнары программасын эшли башлануы турында әйткән иде. Үз доменын теркәргә  теләгән ширкәт йә оешма ICANN-га тиз генә үз гаризасын бирергә тиеш. ICANN гаризаларны 2012-нче елның апреленың 12-сенә кадәр кабул итәчәк дип белдерде.

Корпорацияләргә үз доменнарын теркәргә рөхсәт ителде
Әссәламү гәләйкүм җәмагать! Авыл сабантуйлары да 90%-ка узды (берничә төнге сабантуй бар әле), Җыен да узды, әммә Казан сабантуе бар ич әле (25.06.2011). 19-нче июньда Сингапурда ICANN-ның 41-нче очрашуы башланып китте.

Бүген, июньнең 20-сендә, интернет исемнәре һәм адреслары өчен җаваплы булган ICANN халыкара оешмасы Сингапурда уза торган 41-нче очрашуда корпорацияләргә (ширкәтләргә димәк) үз доменнарын теркәргә рөхсәт итте. Ниһаять!

Шулай итеп, киләсе елларда интернетта .kamaz, .tatneft   , .bmw, .microsoft, .google кебек домен исемнәре килеп чыгарга мөмкин. Шул компания вәкилләре .com .net .info .org .ru доменнарын кулланыр урынына үз сайтларын шул домен зоналарында ясарлар дип көтелә.

Үз доменын теркәргә теләгән ширкәт я оешма (бу оешма мәдәни оешма булырга да мөмкин, мәсәлән татар телен үстерү оешмасы) ICANN -га 185 мең доллар түләргә тиеш булачак.