Алманиянең PunktBayern ширкәте Afilias ширкәте белән килешү төзеде. Шул килешү, киләчәктә Afilias ширкәтенең яңа теркәлә генә торган .BAYERN доменының администратор булачагын билгели. .BAYERN домены яңа New gTLD программасына керә һәм аың гаризасын ике гаризачы – DotBayern оешмасы һәм Bayern Connect ширкәте биргән иде. PunktBayern – өченчесе булып чыга инде. ICANN кагыйдәләре буенча New gTLD программасына керә торган географик доменына гариза бирүче оешма Идәрә итү органнарыннан яклау һәм каршылыклар булмау документларын да тапшырырга тиеш.

Сүриянең IDN-доменын тикшерә башладылар. Гарәп хәрефле булган яңа домен зонасы сүриялеләргә сайт исемнәрен гарәпчә язарга мөмкинлек бирәчәк. Русиядә булган .ru һәм .рф ике доменның берсе дә татар хәрефләре белән «дус» түгел, татар хәрефле доменны .com кебек зоналарда гына теркәп була (Татарга аерым мәдәни татар домены кирәк).

Африка континентының яңа доменына гариза бирүче AfTLD

Continue reading »

Тамгасы:  
Электроника һәм индустриаль техника җитештерүче Hitachi ширкәте (Япония) домен зонасын сатып аласы килә.
tatar new gTLD domain - татарский домен
Күптән түгел ул ICANNга .hitachi доменына теркәү гаризасын җибәрде. Әлегә New gTLD домен сәясәте эшләми, әммә тиздән эшли башлар дип көтелә.
Шунысын әйтергә кирәк, Hitachi гаризасы – беренче япон ширкәт гаризасы түгел. Аңа кадәр Canon ширкәте былтыр ук ICANNга .canon доменына үз гаризасын җибәргән иде. Болар да – рәсми гаризалар әле. ICANN әйтмешли, болардан башка да ширкәт гаризалары җитәрлек ди. Әлбәттә, домен зонасын сатып алу арзан түгел – $185.000. Аннары, шул домен зонасын контрольдә тотыр өчен дә (эшчеләр/персонал, серверлар, электыр энергиясе) ел саен шуның хәтлек акча кирәк булачак дип көтелә.
Тамгасы:  

40th ICANN's meeting + tatar domain

ICANN ширкәте үзенең корпоратив блогында Сан-Францискода 13-18 мартларда узачак Халыкара домен конференциясендә New gTLD мәсәләсен тавышка кую булмас дип «сөендерде». Шунысы кызык: New gTLD мәсәләсендәге консультацияләр Сан-Францискода «Силикон үзәндә» мартның 17-сендә узачак.

1999-нче елда 7,5 млн.долларга сатылган Business.com домены яңадан сатылды. Бәйсе – бимәгълүм. Бу домен һәм сайт, күптән түгел генә әле – 2007-дә, бөтен бизнесы белән 350 млн. долларга сатылган иде.

22-нче февраль Гонконг Үзенең IDN-доменын (Кытай иероглифлы исемнәр) ачып җибәрде. Кичәге көннән бу яңа зонада приоритет теркәү башланып китте.

International Standarts Organization (ISO)

Continue reading »

 

ICANN 39th meeting in Cartagena, Columbia, tatar domain, new gTLD, татар домены, Татарстан домены һ.б.

5-10-нче декабрьларда Cartagena de Indias/Картахена шәһәрендә (Колумбия) ICANN очрашуы булып узды. Монда да, Брюссельда күк кешеләрне ике мәсъәлә борчыды – New gTLD Applicant Guidbook һәм IPv6.

Халыкка «Яңа gTLD-доменнарга» мәрәҗәгать кулланмасының 5-нче версиясе эшләнеп, һәм,  очрашулардагы сөйләшүләр күбесенчә шуның турында булып бу кулланма «шомартылып», камилләшеп, халыкка күрсәтелде.

Сез аны урыс я башка телләрдә менә монда иңдерә һәм укый аласыз.

ICANN-ның киләсе очрашуы 2011-нең март аеның 13-18-ләрендә Сан-Франциско һәм Силикон үзәнендә булачак.

 

On 11.11.2010, in Яңалыклар, by admin

Бүген, нуябернең 11-ендә көндезге сәгать 12-дән алып .рф доменын бөтен кешеләр дә терки алалар. Сезгә дә домен кирәк булса һәм (nic.ru/РУЦентыр сайтында 500 сум) жәлләмәсәгез берәр домен терки аласыз.

 

Уэльс электән үк dotCYM проектын күтәреп чыккан иде. Ни өчен .CYM? Чөнки уэлслыларның теле – Cymraeg исемен йөртә. Шул телне саклар һәм үстерер өчен болар шуңа охшаш бер домен да теркәргә теләгәннәр иде. Иде генә шул, чөнки шул ук исем (CYM) Кайман утрауларын аңлата.

Кайман утрауларының да шундый ук домен аласы килде. Уэльс милләтпәрварлары исә .WALES доменына каршы чыгып үзләренә якын булган шул ук .CYM домен исемен күрәселәре килде. Әммә ләкин БМО оешмасы шул домен исемен Кайман утравына бирергә булды. Сәбәп – Уэльс Бөекбритания Патшалыгының бер өлеше булса, Кайман утраулары – бәйсез дәүләт булып тора. Шуңа күрә генә бәйсез дәүләт автономияне җиңде.

Шул… Уэльс кайгыра, һәм без дә шул кайгыларына уртаклашабыз.

Тамгасы:  

Үктәбердә Мәскәүдә RIW2010 интернет-конференциясе булып узды. Анда Рәсәй Федерациясенең өлкәләрендә булачак доменнарны берләштерә торган оешма булдырырга сөйләштеләр.

2011-дә ICANN үзенең «New gTLD» программасын башлап җибәрергә уйлый. Шуңа күрә яңа доменнарга гаризаларын йөздән артык ил җибәрде. Доменнар аерыла – кайсысыдыр шәһәр домены, кайсысыдыр – мәдәният һәм телне саклауга юнәлтелгән оешмаларның доменнары. Аннары сәүдә һәм һөнәр оешмаларның да доменлы буласы килә, мәсәлән .VIDEO, .MUSIC һ.б.

Шәһәр доменнарын булдыру өчен халыкара «Dotcities» дигән оешма төзелде, иң актив домен оешмасы шулдыр, ICANN белән һәрвакыт элемтәдә торып ул яңа доменнарны ясау хәрәкәтен һаман алга этә. Бүгенге көндә аңа Берлин, Лондон, Һамбург, Көлн, Барселона, Париж, Мадрид, Афиналар, Токио, Бангкок, Сан-Франциско, Лас-Вегас, Нью-Йорк, Оттава һәм Мәскәү доменнары керә.

Болардан тыш «ECLID» оешмасы бар – European Cultural and Linguistic Internet Domains. Бүгенге көндә аңа Аурупаның вәкилләре генә керә: Шотландия (.SCOT), Уэльс (.CYM), Бретань (.BZH), Басклар иле (.EUS), Галисия (.GAL). Аларга домен үз мәдәниятләрен һәм телләрен саклап калыр һәм үстерер өчен кирәк. Ул доменнар – «Тел һәм мәдәният доменнары» яки «Лингвистик-мәдәни доменнар» исемен йөртә. Аларның аерым коды да бар – clTLD.

Бүгенге көндә шул халыклар яшәгән илләрдә уңайлы

Continue reading »

Тамгасы:  

File:IDN-utopia-greek.jpg

Домен галәме өчен җаваплы булган ICANN оешмасы 2010-ның үктәбер аенда Иранга үз IDN-доменын булдырырга рөхсәт итте. Ул болай: .ایران дип язылыр. Аннан тыш тагын бер IDN-доменына да рөхсәт бирелде: .فلسطين. (Фәлестыйн).
Бүгенге көндә ICANNга 33 IDN-доменга булган гариза килде. Ул 33 гаризага 22 тел туры килә, ICANN 18 доменга ризалыгын биргән, 12 илгә доменнары DNS-тамырында билгеләнде.
Шул ук вакытта Аурупа доменнары да IDNлаша бара. .DE алман домены ß символын күрсәтә башлаган. Моңа кадәр ул символ SS-ка әйләнә торган булган икән. Бездә болгар-татар халкында да андый хәрефләр җитәрлек бит…
Тамгасы:  
.МОСКВА доменнары DOTCITIES исемлегенә керде. Ул проект dotBERLIN инициатив төркеме белән ясалды, һәм DOTCITIESка астагы киләчәк доменнар керә:
.berlin
.hamburg
.london
.köln
.paris
.madrid
.bcn (barcelona)
.roma
.athens
.bkk (bangkok)
.tokyo
.melbourne
.sydney
.sfo (san francisco)
.vegas
.ottawa
.nyc (new york city)
 
11-нче ноябрьда .РФ доменнары сатыла башлаячак. Бәясе – 600 сум.
Сатып алу шартлары: Рәсәй резиденты булу, бер ел кабат сатырга ярамас. «Бу вакытлыча чара» ди А.Колесников (Координацион үзәк мөдире).
.РФ доменын теркәгәндә сүгенү сүзләре теркәлмәс. Алдан хәбәрчеләре әйтмешли, имештер бер елда .РФ зонасында 100-300 мең домен теркәләчәк.

11-нче ноябрьда .РФ доменнары сатыла башлаячак. Бәясе – 600 сум.
Сатып алу шартлары: Рәсәй резиденты булу, бер ел кабат сатырга ярамас. «Бу вакытлыча чара» ди А.Колесников (Координацион үзәк мөдире).

.РФ доменын теркәгәндә сүгенү сүзләре теркәлмәс. Алдан хәбәрчеләре әйтмешли, имештер бер елда .РФ зонасында 100-300 мең домен теркәләчәк.

Тамгасы: