File:IDN-utopia-greek.jpg

Домен галәме өчен җаваплы булган ICANN оешмасы 2010-ның үктәбер аенда Иранга үз IDN-доменын булдырырга рөхсәт итте. Ул болай: .ایران дип язылыр. Аннан тыш тагын бер IDN-доменына да рөхсәт бирелде: .فلسطين. (Фәлестыйн).
Бүгенге көндә ICANNга 33 IDN-доменга булган гариза килде. Ул 33 гаризага 22 тел туры килә, ICANN 18 доменга ризалыгын биргән, 12 илгә доменнары DNS-тамырында билгеләнде.
Шул ук вакытта Аурупа доменнары да IDNлаша бара. .DE алман домены ß символын күрсәтә башлаган. Моңа кадәр ул символ SS-ка әйләнә торган булган икән. Бездә болгар-татар халкында да андый хәрефләр җитәрлек бит…
Тамгасы: