
Үктәбердә Мәскәүдә RIW2010 интернет-конференциясе булып узды. Анда Рәсәй Федерациясенең өлкәләрендә булачак доменнарны берләштерә торган оешма булдырырга сөйләштеләр.
2011-дә ICANN үзенең «New gTLD» программасын башлап җибәрергә уйлый. Шуңа күрә яңа доменнарга гаризаларын йөздән артык ил җибәрде. Доменнар аерыла – кайсысыдыр шәһәр домены, кайсысыдыр – мәдәният һәм телне саклауга юнәлтелгән оешмаларның доменнары. Аннары сәүдә һәм һөнәр оешмаларның да доменлы буласы килә, мәсәлән .VIDEO, .MUSIC һ.б.
Шәһәр доменнарын булдыру өчен халыкара «Dotcities» дигән оешма төзелде, иң актив домен оешмасы шулдыр, ICANN белән һәрвакыт элемтәдә торып ул яңа доменнарны ясау хәрәкәтен һаман алга этә. Бүгенге көндә аңа Берлин, Лондон, Һамбург, Көлн, Барселона, Париж, Мадрид, Афиналар, Токио, Бангкок, Сан-Франциско, Лас-Вегас, Нью-Йорк, Оттава һәм Мәскәү доменнары керә.
Болардан тыш «ECLID» оешмасы бар – European Cultural and Linguistic Internet Domains. Бүгенге көндә аңа Аурупаның вәкилләре генә керә: Шотландия (.SCOT), Уэльс (.CYM), Бретань (.BZH), Басклар иле (.EUS), Галисия (.GAL). Аларга домен үз мәдәниятләрен һәм телләрен саклап калыр һәм үстерер өчен кирәк. Ул доменнар – «Тел һәм мәдәният доменнары» яки «Лингвистик-мәдәни доменнар» исемен йөртә. Аларның аерым коды да бар – clTLD.
Бүгенге көндә шул халыклар яшәгән илләрдә уңайлы
Continue reading »
