
Уэльс электән үк dotCYM проектын күтәреп чыккан иде. Ни өчен .CYM? Чөнки уэлслыларның теле – Cymraeg исемен йөртә. Шул телне саклар һәм үстерер өчен болар шуңа охшаш бер домен да теркәргә теләгәннәр иде. Иде генә шул, чөнки шул ук исем (CYM) Кайман утрауларын аңлата.
Кайман утрауларының да шундый ук домен аласы килде. Уэльс милләтпәрварлары исә .WALES доменына каршы чыгып үзләренә якын булган шул ук .CYM домен исемен күрәселәре килде. Әммә ләкин БМО оешмасы шул домен исемен Кайман утравына бирергә булды. Сәбәп – Уэльс Бөекбритания Патшалыгының бер өлеше булса, Кайман утраулары – бәйсез дәүләт булып тора. Шуңа күрә генә бәйсез дәүләт автономияне җиңде.
Шул… Уэльс кайгыра, һәм без дә шул кайгыларына уртаклашабыз.
