Электроника һәм индустриаль техника җитештерүче Hitachi ширкәте (Япония) домен зонасын сатып аласы килә.

Күптән түгел ул ICANNга .hitachi доменына теркәү гаризасын җибәрде. Әлегә New gTLD домен сәясәте эшләми, әммә тиздән эшли башлар дип көтелә.
Шунысын әйтергә кирәк, Hitachi гаризасы – беренче япон ширкәт гаризасы түгел. Аңа кадәр Canon ширкәте былтыр ук ICANNга .canon доменына үз гаризасын җибәргән иде. Болар да – рәсми гаризалар әле. ICANN әйтмешли, болардан башка да ширкәт гаризалары җитәрлек ди. Әлбәттә, домен зонасын сатып алу арзан түгел – $185.000. Аннары, шул домен зонасын контрольдә тотыр өчен дә (эшчеләр/персонал, серверлар, электыр энергиясе) ел саен шуның хәтлек акча кирәк булачак дип көтелә.
