Лас-Вегастагы бер казино шәһәр мунисипалитетына «New gTLD» теркәү нияте белән мәрәҗәгать итте.
Әгәрдә шәһәр мунисипалитеты ICANNга гариза язып шәһәр доменлы булса, теге ширкәт бу зонада дөньядагы бар онлайн казиноларны җыярга уйлый. Барыштан 50%-ын Лас-Вегас шәһәренә бирер дип көтелә.
Dot Vegas Inc мөдире «Бер елдан бу зонада 300-500 мең домен теркәләчәк» дип ышандыра. Ай һай. Ләкин бу чыннан да бик акчалы юнәлеш, һәм эшләре булып чыкса, бу зона беркайчан да акчасыз калмас.
